Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Якташыбыз Ришат Зәйнетдинов Дөнья Чемпионатында катнашты

2015 елның 21 - 26 ноябрь көннәрендә Польшаның Румия шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Дөнья Чемпионаты һэм Дөнья Кубогына ярышлар булып узды. Райондашыбыз Зәйнетдинов Ришат бу Чемпионатта катнашып,сул кулы белән 5,уң кулы белән 4 урын яулады. Тренеры: Кыямов А.А. Без Теләче районыбызда шундый югарылыктагы ярышларда катнашучы өметле...

2015 елның 21 - 26 ноябрь көннәрендә Польшаның Румия шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Дөнья Чемпионаты һэм Дөнья Кубогына ярышлар булып узды.

Райондашыбыз Зәйнетдинов Ришат бу Чемпионатта катнашып,сул кулы белән 5,уң кулы белән 4 урын яулады. Тренеры: Кыямов А.А.

Без Теләче районыбызда шундый югарылыктагы ярышларда катнашучы өметле спортчылар булу белән чиксез горурланабыз.

Ярышларда катнашу өчен Ришатка спонсорлык ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәрләр: Хадиуллин Хәким Хәниф улы, Саттаров Рәис Рәүф улы, Хасаншин Айдар Хәйрулла улы, «Теләчеагрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Хәкимов Ленар Сабирҗан улы, «Мишә» ҖЧҖ җитәкчесе Хәбибрахманов Әнәс Мөхәммәтхан улы, «Россельхозбанк»ның Теләчедәге өстәмә офисы идарәчесе Бурганов Фәрхәт Рәхимулла улы, ТР финанс министрлыгынын Теләче районындагы казначылык департаменты территориаль бүлеге җитәкчесе Шиһабиева Гөлфия Гариповна, Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Әхмәт Габделгазиз улы, «Сатыш» бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улы - аларның барысына да Ришат һәм аның тренерлары чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев