Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Яндекс.Музыка сервисында татарча җырлар тыңлап була башлады

Кичә "Яндекс. Музыка" сервисы татар башкаручылары өчен аерым бүлек булдырды. Биредә 80ләп башкаручының 170 альбомын бушка һәм канунлы рәвештә тыңларга була. "Татар теле - таралышы буенча Россиядә икенче урында тора. Әлеге телдә 4 миллион кеше сөйләшә, - дип аңлатма биргәннәр "Яндекс"та әлеге яңалыкның кертелүен. Интернетта music.yandex.ru/genre/tatar битен ачу белән тыңлаучылар...

Кичә "Яндекс. Музыка" сервисы татар башкаручылары өчен аерым бүлек булдырды. Биредә 80ләп башкаручының 170 альбомын бушка һәм канунлы рәвештә тыңларга була.

"Татар теле - таралышы буенча Россиядә икенче урында тора. Әлеге телдә 4 миллион кеше сөйләшә, - дип аңлатма биргәннәр "Яндекс"та әлеге яңалыкның кертелүен.

Интернетта music.yandex.ru/genre/tatar битен ачу белән тыңлаучылар арасында иң киң таралган җырларны күреп була. Шунысы кызык: беренче урында Elvin Grey (Радик Юльякшин) башкаруындагы русча "Девочка моя" җыры тора. Аннан соң Алсуның "Ак каен" җыры һәм кабат Elvin Grey - бу юлы инде "Кайтам" җыры белән. Беренче унлыкка Лилия Гыйматдинова, Салават, Фирдүс Тямаев, Илназ Гарипов, Ринат Рәхмәтуллин җырлары да кергән.

Ә иң популяр башкаручылар исемлегендә Салаватның бишенче урында гына булуы игътибарга лаек. Ә беренче бишлектә - Elvin Grey, Фирдүс Тямаев, Айдар Галимов һәм Ринат Рәхмәтуллин кергән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X