Җырчы Дилә Нигъмәтуллина больницада. Аңа ни булган?
Новости со всего света

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина больницада. Аңа ни булган?

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык. - Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык.

- Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә табибларга күренергә, дәваланырга кирәк, дигән фикергә килдем. Хастаханәгә салмыйлар анысы, Аллага шөкер. Әлегә тикшерү-күзәтү узам, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина.


Диләнең төшенкелеккә бирешмичә, сәламәт булып яшәвен телибез!

Эльвира Шакирова
Интертат


Нет комментариев