1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Кадерле балаларыбыз! Барыгызны да җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелүче, күңелләргә җылылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз.
Бу бәйрәм нәниләргә әти-әниләрнең ихлас күңеле аша үтеп кергән куаныч, мәктәп укучыларына каникуллар алып килә. Балачак - кеше тормышында гаҗәеп матур, еллар узгач та онытылмый торган, хыялларга гаять бай, иң гүзәл чор. Бу бәйрәм тагын бер тапкыр һәр баланың сәламәтлеге һәм язмышы өчен өлкәннәргә зур җаваплылык өстәлүе турында сөйли. Безнең бурыч - үсеп килүче буынны тәртипле, белемле һәм кешелекле итеп тәрбияләү. Сабыйларыбыз үзләрен һәрчак яклаучы, саклаучы барлыгын тоеп үссеннәр өчен районыбызда күп эшләнә, максатчан чаралар күрелә. Сәләтле балаларыбыз белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Районыбызны республикада танытуыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар. Бала чагыгыз күңелле, шатлык белән үтсен, йөзегездән елмаю китмәсен.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев