Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Кадерле балаларыбыз! Барыгызны да җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелүче, күңелләргә җылылык өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз.

Бу бәйрәм  нәниләргә әти-әниләрнең  ихлас күңеле аша үтеп кергән куаныч, мәктәп укучыларына каникуллар алып килә.  Балачак - кеше тормышында гаҗәеп матур, еллар узгач та онытылмый торган, хыялларга гаять бай, иң гүзәл чор.  Бу бәйрәм тагын бер тапкыр һәр баланың  сәламәтлеге һәм язмышы өчен өлкәннәргә зур җаваплылык өстәлүе турында сөйли.  Безнең бурыч - үсеп килүче буынны тәртипле, белемле һәм кешелекле итеп тәрбияләү. Без сәләтле балаларыбыз белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Районыбызны республикада танытуыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар.  Бала чагыгыз күңелле, шатлык белән үтсен, йөзегездән елмаю китмәсен.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев