12 декабрь Россия Конституциясе көне
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Россиия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз. Төп законыбыз гражданнарның хокукын һәм иреген саклый. Конституциябезнең төп принциплары илебез төбәкләренең тотрыклы үсешен, дәүләтнең тотрыклы булуын гарантияли. Төп закон кабул ителгәннән соң узган елларда илебез, республикабыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә мәгълүм үзгәрешләр кичерде. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләрнең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.
Хокукларыбыз безгә баручылар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирамитәргә һәм үтәргә бурычлы. Районыбыз гражданнарын, олысын, кечесен, бәйрәм белән котлап, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез.
Муниципаль район Советы, мунициапаль район башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев