Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

170 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән 6 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда рөхсәт ителмәгән урында каршы полосага чыгуның 33 очрагы теркәлгән. Кагыйдә бозучыларга җиде мең ярым сум штраф билгеләү яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Бу айларда иминлек каешын эләктермәгән 170 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Балаларын махсус утыргычтан башка гына йөртүчеләр ата аналар саны - 33. Арада әлеге төр кагыйдәне бозып, инспекторлар тарафыннан айга өч тапкыр тоткарланучылар да бар икән. Саран ике тапкыр түли диюләре хактыр. Штраф күләмен исәпкә алсак, (ул биш мең сум!) беришләре ике генә түгел, өч тапкыр да арттырып түлидер әле. Биш мең сумга бер дигән утыргыч сатып алып куясы гына ләбаса.

Районда исерткеч эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала. Чөнки аек булмаган килеш руль артына утыручы башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Соңгы өч айда инспекторлар җиде аек булмаган автомобиль йөртүчене тоткарлаган. Шуның берсе, машина йөртү хокукы булмаган килеш исерек хәлдә кабаттан руль артына утыручы. Хәзер аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексы нигезендә җәза көтә. Аңа 200 мең сумнан 300 мең сумга штраф кадәр яки 480 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләячәкләр. Быел 12 кеше руль артына машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш утырган. Әлеге төр хокук бозу өчен штрафлар саллы: 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр.

Инспекторлар штрафларын вакытында түләмәүчеләргә дә чара күрә. Аларның саны алтмыш. Бу очракта штраф күләме икегә тапкырлана. Яисә 15 көнгә иректән мәхрүм итү яки 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү карала. Гыйнвар, февраль һәм март айларында районыбыз юлларында 4 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, Аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте ала. 8 автомобиль механик җимерелүгә дучар булган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев