Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

21 февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу көн елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, туган тел көне уңаеннан татарча диктант язып, һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырды.

Диктантның тексты якташ язучыбыз Дания Гайнетдинованың “Тел хәзинәң саумы, кардәшем?” парчасыннан өзек иде. Туган тел көне кичәсе, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, шигырьләр уку, “Моңлы тел ул, нурлы тел ул-туган тел” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев