22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне
Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.
Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә.
Без дә онытмасак иде.
Калганнарның исемнәрен
Сез, исәннәр искә алыгыз.
Җырлап очкан тургайларга колак,
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз.
-----------
Бүген Теләченең үзәк ял паркында, 9.45 сәг. һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырыла.Барыгызны да көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев