22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильсез көн
Район яңалыклары

22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильсез көн

Акциянең максаты - әйләнә-тирә мохитне газлардан саклау. Иске Җөри урта мәктәбе укытучылары Айрат Шәйдулла улы һәм Зиннур Зөфәр улы ел саен бу инициативаны хуплап, велосипедта эшкә киләләр, укучыларга табигатькә җаваплы мөнәсәбәтнең бик яхшы үрнәген бирәләр.

Иминлек атналыгы кысаларында Зиннур Зөфәр улы укучыларга: “Җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга, машина йөртүчеләр кебек үк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәк”, - дип искәртте.

Экология турында кайгырту планетабызның киләчәге өчен һәр кешенең шәхси җаваплылыгыннан башлана.


Нет комментариев