Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан җылы һәм күбесенчә коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Җитди явым-төшем фаразланмый. Төбәк территориясендә 4 тән 9 м/с ка кадәр көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш җиле исеп торачак. Уртача салкынча төннән соң (7 дән 12 градуска кадәр) Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 22, 27 градуска кадәр һава җылыначак.
Нет комментариев