Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

Мәдәният хезмәте ул үтә җаваплы һәм үзенчәлекле хезмәт. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәрләренең өлеше гаять зур.

 Сезнең тарафтан милли гореф-гадәтләрне, йолаларны торгызу, аларны саклап калу, килер буыннарга җиткерү, төбәгебездә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен яңарту, яшь талантларны барлау, үстерү эше дә эзлекле, тотрыклы рәвештә башкарылып килә. Гомерләрен халыкны агарту эшенә багышлаган, бигрәк тә район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннарына ихтирамыбыз чиксез. Без сезнең уңышларыгызга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр телибез.

Мөхтәрәм мәдәният хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезнең һәркайсыгызга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

 

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев