Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

30 июльдән 2 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Vlll нче корылтае уза

Корылтайга 35 илдән 1500 делегат һәм шәрәфле кунак килде.Безнең районнан корылтайда Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина да катнаша.

Съездның беренче көне Кабан күле буенда"Печән базары" фестивале белән башланып китте.Башкалабызга килгән делегатларга дистәләгән дизайнерлар ярминкәсе, балалар мәйданчыгы, музыкаль программа тәкъдим ителде. 31 июль көнне Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан  барлык делегатлар Изге Болгар җиренә сәяхәт кылды.
Бүген,1 август көнне Казанның " Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә дискуссия мәйданчыклары эшләде.Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шайхразыев катнашында Съездны ачу тантанасы үтте. Бүген, ягъни 2 август көнне шушы ук үзәктә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев