Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне тәбрикләү дәвам итә

Теләче районында 50 ел бергә яшәгән 24 гаилә яшәгәнен язып узган идек инде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, аларның күбесен “Туган авыл” кафесына бәйрәм тантанасына чакырып, хөрмәтләделәр.

Менә бүген дә, быел бергә гомер итә  башлауларына 50 ел тулган гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин һәм районның актларны теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова аларның өйләрендә булып,  тәбрикләп кайттылар. Әлеге матур парларга Ходай исәнлекле гомер бирсен, балалары, оныклары  исән -сау, михербанлы булсыннар. Әти-әни өчен шуннан да зур сөенеч юк бит ул!
Ә сез кемнәрне таныйсыз? Котлагыз, җылы сүз җан азыгы бит -  теләкләрегез барып җитеп, ирешми калмас! 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев