Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

55 яшьлеген кырда каршы ала

Авыл хуҗалыгы ел әйләнәсе эшнең тукталып тормый торган өлкәләренең берсе. Яз җитүгә эш күләме тагын да арта. Терлекләрне ашату, техниканы әзерләп, кыр эшләренә тотыну, амбар хуҗалыгын уңыш җыеп алганчы тәртипкә китерү.

Хәзер авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында эшнең иң кайнаган һәм җаваплы чоры. “Низамов М.Х.” КФХ хуҗалыгы беренчеләрдән булып кыр эшләренә тотынды, хуҗалыкта эшнең кызу вакыты. Баш агрономы Фаиль Фасхиев белдергәнчә, дым каплату 100% башкарылган. Бу эштә МТЗ-1221 тракторы белән Әнәс Гайнетдинов, Илшат Мадрахимов, МТЗ-82 тракторында Азат Заһидуллин, Данис Гайнетдиновлар катнашкан. Бигрәк тә Әнәс Гайнетдинов белән Азат Заһидуллиннар алдынгылар сафында. 13 апрель көнне ындыр артындагы басуда таш җыю белән мәшгуль иде баландышлылар. Һәр басуда да таш, моны инде кул хезмәте белән генә җыеп бетереп булмый. Шуңа күрә җитәкчелек таш җыя торган җайланма алырга уйлаган. Бәясе шактый торса да, кырдагы техникаларны сафтан чыгармаска зур ярдәм була дип аңлатты миңа баш агроном Фаил Фасхиев. Яңа кайткан таш җыя торган комбайнны Илнур Шариповка ышанып тапшырганнар. Карап торышка катлаулы агрегат булса да үз функциясен әйбәт башкара. Тәҗрибәле механизатор, Әфган сугышы ветеранының мин аның белән аралашканда, туган көне дә икәне билгеле булды. Туган көн генә түгел, түгәрәк дата – 55 яшь икән үзенә. Илнур абыйны барлык райондашларыбыз исеменнән юбилее белән тәбрик итәбез, аңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар теләп калабыз.

Язмам герое белән әңгәмә корып, аның тормыш юлына да тукталып алырга булдым. 1968 елның 13 апрелендә өченче бала булып Баландыш авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән апалары белән бергә хезмәт тәрбиясендә үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы механик мәктәпнең шофер курсларын тәмамлый. Шул ук елны армия сафларына алына, 1986-1988 елларда Әфган сугышында (Кандагар шәһәрендә) катнашырга туры килә аңа. Армия сафларыннан соң бәхетне читтән эзләми: туган хуҗалыгына эшкә кайта. 1988 елдан бирле тракторда хезмәт куя. Баштарак Т-150 маркалы куәтле тракторда эшләсә, 2003 елда аңа өр-яңа МТЗ-1221 кайта. Илнур абый бүген дә халык телендәге “Ата беларус”та хезмәт куя. Механизатор булырга ничек теләк туды дигән сорауга: “Бала вакытта әни белән бик авырдан малларга ашатырга әзерли идек. Башта чүмәлә өеп, аннан яңгыр явып киткәч кире таратып киптердек. Ул вакытта алып кайтырга техникасы булмас иде. Шуңа күрә дә механизатор булу минем өчен этәргеч булгандыр”, - дип җавап бирде.

Тормыш иптәше Лилия ханым белән тигезлектә өч бала тәрбияләп үстергәннәр: бер кыз, ике ул. Балаларның өчесе дә гаиләләре белән Казанда яшиләр. Тырыш гаилә күпләп мал-туар тота, хезмәт белән көн күрәләр. Лилия апа почта бүлегендә хезмәт куя. Без нәшер итүче “Теләче” газетасын Баландыш авылындагы газета укучыларыбызга алып барып җиткерә.

Соңгы елда “Низамов М.Х.” КФХ хуҗалыгының техник базасы нык яңартылды. Шуның бер мисалы: яңа кайткан куәтле “Амкадор”, “Туман” ашлама һәм агу сиптерү җайланмасы, чәчкечләр, культиваторлар, пресслар һәм башка авыл хуҗалыгы тагылма агрегатлары. Барысы да механизаторларга хезмәт шартлары җиңеләйсен, заманчалашсын өчен. Алар турында без газетабызның башка саннарында сезне таныштырырбыз әле.

Ленар Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев