Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

8 июнь көнне Тройсын бәйрәме дә үтәчәк

Районыбызның керәшен авыллары Тройсын бәйрәмен үткәрергә әзерләнә.

Борынгы вакытлардан ук, халык, табигать календарена нигезләнеп, җыеннарга – түгәрәк уеннарга җыелган. Мондый бәйрәм-җыеннар, гадәттә өч көн барган. Беренче көне – кунак каршылау, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату. Шушы көннәрдә яшьләр кичен түгәрәк уеннарга җыелган. Аларны күзәтергә дип өлкәннәр дә җыен күрергә барган. 

Түгәрәк уеннар ул авылның үз көен башкарып башланып киткән.

Төрле авылның үз бәйрәм-җыены булган. Шулай итеп, туган-тумачалар әле бер авылга, әле икенчесенә кунакка төшкән, бәйрәм ясаганнар. Бер авылда – Симек җыены, икенчесендә – Тройсын, Җармука җыеннары, икенчесендә – Питрау, Казанский җыеннары булган.

Быел 8 июньдә  Тройсын җыеннары Субашта (13.00)  һәм Иске Карабаянда (14.00)  үтәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев