Ә сезнең урам чистамы?
Кемдер капка алдын чабып, җыештырып тора, ә кемнекедер чистартылмаган. Урамнан узганда әнә шул чистартылмаганы күзгә ташлана.
Кеше — табигатьнең бер кисәкчеге. Көндәлек мәшәкатьләр белән без ул хакта уйланмыйбыз гына. Әйе, экологик культура, әхлак кагыйдәсе буларак, һәркайсыбызның тирә-як мохит сафлыгы өчен җаваплылыгыннан башлана. Ул, шулай ук, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше дә. Тиздән Май бәйрәмнәре. Кунакка еракта яшәүче дусларыбыз, туганнарыбыз да кайтыр. Гаиләдә балаларга уңай үрнәк күрсәтик, экологик әхлак кагыйдәсен үтәргә өндик, аларны тирә-юньне пычратмаска, табигатькә игътибарлы булырга өйрәтик. Үзебез дә чиста, матур яшәүчеләрдән өйрәник. Табигатькә, димәк, үз-үзебезгә зыян салмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев