Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Аҗаганлы яшьлек

5 апрельдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Аҗаган – 2024» хәрби-патриотик уены уздырылды. Анда районыбыз мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты. Ярышларның бер өлеше мәктәп эчендә булса, хәрәкәткә бай булганнары ачык һавада үткәрелде. Командалар арасында иң көчлесе дип Теләче урта мәктәбе командасы табылды, икенче урынга Олы Нырсы мәктәбе чыкты, өченче урынга Шәтке мәктәбе лаек булды. Беренче урынны яулаган Теләче мәктәбе командасы Республика хәрби-патриотик уенында катнашачак.

Ярышлар бик матур, җиренә җиткереп оештырылган булуы белән аерылып торды. Әйтеп үтәргә кирәк, "Аҗаган" уены икенче ел рәттән Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында уздырыла. Моның өчен биредә бөтен шартлар да бар: иркен спорт залы, кардан чистартылып әзерләп куелган спорт мәйданчыгы, балаларны ашату өчен зур ашханә, бөтен ярышларны үткәрергә әзер торган бердәм коллектив. “Аҗаган” Яшь армиячеләрнең дәүләт флагларын тантаналы төстә алып керүләре, бөтен катнашучыларның дәүләт гимннарын бердәм башкаруы белән ачылып китте. Район Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Госмановна Вахитова командаларны сәламләп, уенның тарихына тукталды, катнашучыларга гадел көрәш теләде, укучыларны уен вакытында бер-берләренә ярдәм итәргә чакырды. Рәсми өлештән соң командалар беренче ярдәм күрсәтү, тест сорауларына җавап бирү, ОЗК кию, егетләр автоматны тизлеккә сүтеп җыю, кызлар магазиннарга патроннар тутыру буенча көч сынаштылар. Беренче ярдәм күрсәтүне районның ашыгыч ярдәм фельдшеры Фәнил Гайнетдинов бәяләде, ул командаларның практик яктан ярышка җитди әзерләнеп килгәнлекләрен ассызыклады. Шәтке, Теләче, Олы Нырсы егетләре турникта оста тартылды, арадан бер укытучы: “көчегезне саклап торыгыз, урамда узачак эстафетада кирәге чыгачак” димәсә, аларның әле тукталырга исәпләре дә юк иде. Егетләр турникта тартылган арада һәр командадан ике кыз гәүдәне идәннән күтәрү буенча ярышты. Монда да шул ук Теләче, Шәтке командалары аерылып торды, өченче урынга Олы Мишә командасы чыкты.   Ярышларның урамда уздырылган өлешен тел белән генә сурәтләп тә булмый, моны күрергә кирәк. Авыл халкына алдан хәбәр итәргә өлгермәсәк тә, алар да балаларның бер-берсенә көч биреп тору тавышыннан, кешенең күплегеннән спорт мәйданчыгына җыелды. Өлкәннәр үзләренең мәктәптә укыган елларын искә алды, җылы хатирәләргә бирелде. Кайберләре уеннарның элегрәк кыш көне үткәрелүен билгеләп үтсә, кемдер аны якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган”ы белән бәйләп карады. Яз көне үткәрүнең сәбәбе бик гади – уеннар бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлана, муниципаль этапта җиңүчеләр Казандагы уеннарда чыгыш ясаячак, “Аҗаган 2.0” октябрь аенда Россия күләмендә үткәреләчәк. Ярышларның иң матур өлеше спорт мәйданчыгында булып чыкты. Әрҗәләргә кар тутырып билгеле бер араны үтү, автомобиль тәгәрмәчен кар өстеннән әйләндереп бару (нигезләмә буенча тәгәрәтергә ярамый), чәнечкеле тимер чыбык астыннан үрмәләп чыгу, гранаталарны ераклыкка ыргыту, мишеньгә төз ату, “яраланган” иптәшенә беренче ярдәмне күрсәтеп, носилкага салып йөгерү буенча беренче урынга Теләче командасы чыкты, икенчедә Олы Нырсы командасы, өченче урынны Алан командасы яулады. Вакытка уздырылган ярышта штраф очколары да роль уйнамый калмады. Носилка белән “яралыны” күтәреп чапкан чакта, геройның носилкадан төшеп калып, командасы артыннан чабуын да күрергә туры килде. Уеннар оешкан төстә үтте. Барлык командалар да этапларны лаеклы үттеләр. Кемдер бер биремдә уңышка ирешсә, икенчеләр уенның башка төрләрендә алгы сафларда булды. “Уеннар барышында укучылар беренчел хәрби әзерлек һәм медицина, спорт буенча гамәли күнекмәләр ала. Ярышларның уен рәвешендә үтүе, ел саен аларның камилләшә баруы балаларда кызыксыну тудыра. Мондый ярышлар укучыларда рухи-психологик сыйфатлар формалаштыра һәм үстерә”, – дип чарага йомгак ясады уеннарның иганәчесе, ДОСААФ җитәкчесе Нуртдинов Рәис Рөстәмович. Ярышлар барышында Теләче районы егетләре һәм кызлары тагын бер кат үзләренең Ватанны сакларга әзер икәнлекләрен расладылар. Һәр уенда яшьләр энергетикасы, көч, ярышка, җиңүгә омтылыш сизелеп торды. Форсаттан файдаланып, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөнир Габдрахмановка, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Расип Гатиятовка, мәгариф бүлеге методисты Гөлүсә  Габдрахмановага, ашыгыч ярдәм фельдшеры Фәнил Гайнетдиновка, Сауш төп мәктәбе коллективына зур рәхмәтләремне белдерәм. “Аҗаган”да чыгыш ясаган укучыларга һәм аларны әзерләгән җитәкчеләренә сәламәтлек, зур уңышлар телим.

Ихтирам белән, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Альбина Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев