Әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
2024 нче ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...»дигән әдәби бәйге үткәрде. Әлеге бәйгенең балалар арасында шигырь номинациясендә Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Минһаҗев Камил 2 нче урынны яулады һәм акчалата премиягә лаек булды. Камилне котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев