Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфганчыларны хөрмәтләделәр

Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында мәдәни чара узды.

Әфганчылар Советы рәисе Айдар Галимзянов  билгеләп үткәнчә, сугышчы-интернационалистлар читтә калмый — яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертәләр, районда, республикада уздырыла торган барлык чараларда катнашалар, һәлак булган иптәшләрнең гаиләләренә ярдәм итәләр.

Очрашуда Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов та  катнашты. Ахырдан  Менделеевск шәһәреннән килгән “Шурави” вокаль-инстументаль ансамбле тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде. Үлгәннәр бер минут тынлык белән искә алынды.

Узган чара хакында тулырак район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Эльмира Котдусова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев