«Ай ли , замана»
Район яңалыклары

«Ай ли , замана»

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшли торган сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, «Ай-ли, замана» дигән театраль тамаша тәкъдим итте.

 Чара чираттагы иҗат сезоны ябылу уңаеннан уздырылды. Гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге тамашада яшь артистлар белән бергә аларның әти-әниләре дә уйнады. Спектакльдә районыбызның Якуповлар гаиләсе дә катнашты. Сез дә күз салыгыз әле.

Проект Татарстан Мәдәният министрлыгының «Балаларга — балалар» проекты кысаларында тормышка ашырыла.


Нет комментариев