Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Айрат Фатхуллин: «Алар авылда бик тырыш гаилә булдылар»

Олы Мишә авылында яшәүче Альфинур Нәҗип кызы Нәҗметдинова үзенең туган көнен билгеләп узды.

Гомер буе терлекчелек тармагында эшләгән Альфинур апаны район җитәкчеләре дә тәбрикләде.

Ачлыкны күргән, юклык белән яшәгән юбиляр тормышка шөкер итеп яши. Тормыш иптәше Латыйп абый белән балалар үстереп олы тормыш юлына очырганнар, бүген оныклар,оныкчыклар бәхетенә куанып яшиләр.

- Алар авылда бик тырыш гаилә булдылар, Альфинур апа тегүче иде, тормыш иптәше балта остасы булып,күпләрне йортлы итте. Алга таба да аларга тыныч, матур тормыш теләп калам. Якыннарының кадерен тоеп яшәргә насыйп булсын!, – дигән Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, юбилярны тәбрикләп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев