Ак халатлы Гөлнара
Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Бүген сүзем - үзенең тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган Гөлнара Камил кызы Гыйльманова хакында.
Ул менә 30 ел инде Түбән Саурыш авылы медпунктында фельдшер булып эшли. Гөлнараның шәфкать туташы булу хыялы кечкенәдән үк килә. “Күршебездәге фельдшер Әлфинур апа кебек ак халат киясем килде. Сеңлем бик каты пеште, аны саклап болницада озак ятарга туры килде. Миңа ак халатлы кешеләр могҗизалар ясый кебек тоела иде”, - дип искә алды балачагын. Урта мәктәпне тәмамлап, уңышлы гына имтиханнар тапшырып, Яшел Үзән медицина училищесына укырга керә ул. Яхшы гына укып, кулына шәфкать туташы дипломын ала һәм туган авылына эшкә кайта. Авыл фельдшеры - гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше. Гөлнарага бер үк вакытта "ашыгыч ярдәм" дә, гинеколог та, күз врачы да, шул ук вакытта педиатр да булырга туры килә. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, батыр хатын ул. Нинди генә хәлләр, фаҗигаләр булмый авыл тормышында. “Беренче чирканчык алуым кызык булды. Эшкә барып медпунктны чистартып куйыйм дип йөрим. Шул вакыт Гәрәфетдин абый: “Сеңлем, безгә кил әле тизрәк, Разыя апаң сулый алмый” дип йөгереп килде. Минем бер әйберем дә юк бит дим. “Уколлары үзендә, әйдә тизрәк” дигәч, йөгереп бардым. Укол салгач, хәле күзгә күренеп яхшырды. Һаман да истә шулай беренче чирканчык алуым”, - дип көлде ул. Ашыгыч ярдәмне беренче булып ул күрсәтә һәм бик күпләрнең тормышын саклап та кала. 30 ел хезмәт дәверендә үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга игътибарлылыгы белән авылдашларның ихтирамын, ышанычын яулый. Еш кына аңа, бигрәк тә өлкән яшьтәге абыйапалар: "Безне шәһәргә җибәрмә,үзең генә кара. Син врачлардан бер дә ким түгел, без сиңа ышанабыз", - диләр...
Хөрмәтле дуслар, ак халатлы Гөлнара хакында тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев