Акциянең максаты – яктылык кайтаручы элементларны пропагандалау
Район яңалыклары

Акциянең максаты – яктылык кайтаручы элементларны пропагандалау

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында «Яктырып кит, юлда күзгә чалын!» акциясе узды.

Акциянең максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар киюне пропагандалау. Яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар) – яктылык нурын кире чыганакка кайтару сәләте булган махсус материаллардан ясалган элементлар.

Акциянең максаты – яктылык кайтаручы элементларны пропагандалау
Киемдәге фликер - бүгенге көндә баланы караңгы юлда имгәнүдән саклап калуның реаль ысулы. Бу бигрәк тә көзге вакытта актуаль, ул вакытта иртә караңгы төшә, ә һава торышы начар булу сәбәпле юлда күзәтү авырлаша. Акция ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова,  шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» нең остазлары катнашында узды. 


Нет комментариев