Казанда 2027 елдан җәмәгать транспортында бер тапкыр бару бәясе, акчалата түләгәндә, 46 сумнан 60 сумга кадәр артырга мөмкин.
Заявка нигезендә, акчасыз түләгәндә юл йөрү 50 сум, ә транспорт картасы буенча — 48 сум торырга мөмкин. Тарифларны күтәрү республиканың башка шәһәрләрендә дә карала. Яр Чаллыда юл йөрү бәясе 56 сумга җитәргә мөмкин, Түбән Камада — 60, Яшел Үзәндә — 77, Әлмәттә — 55 сум.
Бәяләрнең күтәрелүе ягулыкка, транспортны ремонтлауга, запас частьләргә һәм хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә чыгымнар арту белән аңлаталар.
Ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән. Дәүләт комитеты тарифларны 2026 елның 20 декабренә кадәр расларга планлаштыра.
Нет комментариев