Аксакалларның Болгарга сәяхәте
Район яңалыклары

Аксакалларның Болгарга сәяхәте

Сентябрьнең җылы, якты кояшлы иртәсендә Теләче авылы мәчете яныннан 16 аксакалны утыртып автобус Казан шәһәре тарафына юл алды. Аксакалларыбызның юлга чыгуның сәбәбе – Болгар шәһәренә сәяхәт кылу иде.

Казан елга портында тиз йөрешле “Метеор”га утырып, 2 сәгать буе Идел елгасының, аның ике як ярының матур табигатен хозур кылып Болгар елга портына килеп җитүләрен сизми дә калдык. Безне анда Болгарның Ак мәчет имамы һәм экскурсовод каршы алды. Аннан экскурсия автобусында шәһәрдәге истәлекле урыннар, музейлар һәм археологик казылмалар белән танышу башланды.

Мең елдан артык еллар элек бу урыннарга Азов һәм Кара диңгез буйларында яшәп гомер иткән борынгы бабаларыбыз күчеп килеп, бөтендөнья күләмендә алга киткән дәүләт төзегәннәр. Ә инде 922 елда Багдат халифәте вәкилләре Болгар шәһәренә килеп, безнең халык, ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә кабул иткәннәр. Болгар һәм башка нәрсәләр турында экскурсовод Илүсә ханым бик кызыклы итеп безгә җиткерде.

Өйлә намазын Ак мәчеттә укыганнан соң мәчет имамы Алик хәзрәт безне бик матур итеп вәгазьләде, мәчет төзелешенең тарихы, элеккесе һәм бүгенгесе, Ислам академиясенең эшчәнлеге турында сөйләде. Соңыннан ашап-эчеп, монда алган матур тәэсирләребез белән уртаклашып без туган ягыбызга юл тоттык.

Бу сәяхәтне оештыруда зур ярдәм итүләре өчен район хакимиятенә, хуҗалык- эксплуатация конторы хезмәткәрләренә һәм Теләче мөхтәсибенә Аксакалларыбыз зур рәхмәт белдереп, Аллаһы Тәгалә үзләренең эшләрендә, тормышларында хәерлелек һәм бәрәкәт теләп калалар.

 

Район Аксакаллар Шурасы рәисе Рөстәм Гарипов


Нет комментариев