Алан авылы үзешчәннәре спектакль куйдылар
Район яңалыклары

Алан авылы үзешчәннәре спектакль куйдылар

Бүген, 4 декабрь көнне, район мәдәният йортында, Алан авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Умырзая" театр коллективы тамашачылар игътибарына Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен тәкъдим итте.

Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар. Ә тамашачылар, үз чиратында, тамашаны бик яратып карадылар һәм артистларга рәхмәтләрен белдерделәр.


Нет комментариев