«Алан» ҖЧШ дә бөртек суктыру техникасына карау уздыру
Район яңалыклары

«Алан» ҖЧШ дә бөртек суктыру техникасына карау уздыру

Әлеге чарага 4 берәмлек техника әзерләнгән иде.

Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Чарада катнашучылар белән техниканы халәкәтсез куллану хакында профилактик әңгәмә уздырылды.

Техник карау нәтиҗәләре буенча, анда куелган барлык техникага да әлеге чараны узу хакында таныклык биреләчәк.

 


Нет комментариев