Алар һәр эштә бердәм
Бүген район газ хуҗалыгы хезмәкәрләре, җитәкчеләре Рәвис Хаҗиев белән берлектә, санитар - экологик икеайлык кысаларында, Комаровка бистәсендә урнашкан “Рифхәт чишмәсе” янында чәршәмбе өмәсе үткәрде. Шунысы игътибарга лаек, һәр эштә, спортта булмасынмы, мәдәни тармактамы, һәрдаим бердәмлек үрнәге күрсәтеп башкарган оешма хезмәткәрләре элеге игелекле эшне берничә ел рәттән башкарып килә.
Халкыбыз гомер - гомергә яшәү чыганагы булган чишмәләргә, елга-күлләргә сак караган, аларны кадерләп сакларга тырышкан.
-
Кызганыч, “Рифхәт чишмәсе” мисалында моның киресен күрергә туры килә. Киресенчә, чишмә яны чүп - чар, тәмәке төпчекләре, пластик су савытлары белән тулган. Беришләре гүя аны тәмәке тарту урыны дип кабул итә. Гәрчә барча Теләче авылы халкы бирегә су алырга йөрсә дә. “Рифхәт чишмәсе” суын авыллардан килеп алучылар да, Казанга алып китүчеләр дә бар. Безнең күңелләрдә ул изге урын бурын булып санала. Шуңа да язгы яңару, җанлану, барча дөнья яшеллеккә күмелгән чорда санитар - экологик ике айлыкта күңел ирексездән бирегә тарта, бердәнбер чишмә тирәсен чиста, матур итеп күрәсе килә. Апрель җиттеме, без бирегә киләбез, мондагы тәртипсезлекне күреп күңел түзми. Хезмәтебез Рифхәт абыйның якты рухына изге дога булып барсын, - диделәр бертавыштан оешма хезмәткәрләре.
Газчыларыбызның изге, игелекле эшләре үзләренә мең рәхмәт булып әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев