Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алар һәрвакыт һәм һәркайда беренче

Бүген Чик сакчылары көне. Шушы уңайдан, бүген, узган ел Теләче авылының Ленин һәм Полевая урамнары кисешкән урында барлык буын Чик сакчылары истәлегенә һәм хөрмәтенә ачылган һәйкәл-обелискка чәчәкләр салу тантанасы булып үтте.

Тантанада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба һәм Теләче хәрби комиссариаты хәрби комиссары урынбасары,“Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар иҗтимгый оешмасының  Саба җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Садыйков һәм чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Нуруллин катнашты һәм чыгыш ясады. Чик сакчыларыннан тыш, әлеге чарада  Әфганстанда һәм десант гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз һәм Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендәге “Яшь армия”  оешмасы сугышчылары катнашты. Чыгышлар районыбыз үзешчәннәре – Рәйхана Антонова белән Рәзилә Хәкимованың аһәңле шигъри тәлгәшләре һәм дәртле җырлары белән үрелеп барды.

Тантана турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.  

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев