Алдан аяк киенсәк…
Җәйге көннәр – авыл кешесе өчен уттай кызу эш өсте. Печәне, чүбе, җиләге, бакча эше... Саный китсәң очына чыгармын димә.
Бу көннәрдә хуҗалыкларда да көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Терлек азыгының бер өлешен әзерләп куйдылар, урып-җыюда катнашачак техникалар ремонтланды. Икмәкне вакытында, сыйфат белән җыеп алуда техниканың төзеклеге дә аз роль уйнамый. Урып-җыю башланырга да күп вакыт калмады. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр әйтүенчә, уңыш начар түгел. Иң мөһиме - икмәкне югалтуларсыз җыеп алу. Елдагыча әзерлек дәрәҗәсен белү максатыннан, район хуҗалыкларында комбайннар парады узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Комиссия составында республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгыннан нәсел эше буенча бүлек башлыгы Гөлүс Баязитов, механизация бүлегенең баш белгече Инсаф Шәрәфиев, дәүләт аграр университетыннан Рәзил Гараев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов, шулай ук идарә белгечләре бар иде.
Тикшерү барышында һәр комбайнның техник яктан төзеклеге һәм герметиклыгы каралды. “Алан” ширкәтендә Илһам Мөҗипов, Ринат Гатауллин, Марат Валиуллин һәм Илдар Җәләлетдинов кебек тәҗрибәле механизаторлар катнаша. Ике атна дәвамында алар комбайнарны төзекләндергән. Хуҗалыкка «Полесье» маркалы яңа бер азык әзерләү техникасы да кайткан. Шулай итеп быелгы урып-җыюда район буенча 54 сугу комбайны катнашыр дип планлаштырыла. Алар алдында 28 мең 602 гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора. “Алан” ширкәтендә исә 4 “Акрос” комбайны эшлиячәк, шуның икесе яңа кайткан.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Бу турыда тулырак район газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев