9 нчы октябрь көнне, “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән сәнгать фестивале - бәйгесесенең чираттагысы Әбде авыл җирлегендә узды.
Хәтерләсәгез, әлеге фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан игълан ителгән 106 номерлы карар нигезендә Теләче районының яңадан торгызылуына 35 ел тулуга багышлап үткәрелә. Теләче районының бер читендә, аерым бер утрау булып урнашкан Әбде авылында яшәүче үзешчәннәр концерты матур, эчтәлекле узды.
Районыбызга Советлар Союзы Героен бүләк иткән авыл халкы, хезмэт сөючән, кеше саны аз булуга да карамастан, тырыш икәнлеген исбатлады. Бер сәгать дәвамында, авылның өлкән буын вәкилләре дә, мәктәп укытучысы һәм укучылары да күркәм чыгышларын тамашачы хозурына ирештерде. Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле милләт биюләре, Рузилэ Пушкарёва башкаруында бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Нет комментариев