Прокуратура законсыз рәвештә  укудан чыгарылган студентларга ярдәм иткән
В республике

Прокуратура законсыз рәвештә укудан чыгарылган студентларга ярдәм иткән

ТР Прокуратурасы КДМУның процедураны бозып чыгарылган өч студентына институтта яңадан торгызылырга ярдәм итте.

Ведомствода сөйләүләренчә, студентлар 4 нче курста укыганнар һәм  аттестация узарга җыенганнар, әмма кертелмәгәннәр. Сәбәбе-югары уку йортының локаль актларында язылмаган таләпләргә туры килмәү. Шуннан соң балаларны хәбәр итмичә генә куып чыгарганнар.

Студентлар прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр. Нәтиҗәдә аларны торгызганнар һәм академик бурычны ябарга мөмкинлек биргәннәр, ә университетның бер вазыйфаи затын дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Хәзерге вакытта студентлар дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырырга әзерләнәләр.


Нет комментариев