Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте баш инженеры Рөстәм Шакирҗановның хезмәте авыр һәм тынгысыз булса да, мактаулы. Ул хезмәт куйган хуҗалык элек-электән зур масштаб белән яшәде, техникага да бай булды. Димәк, кул астында булган техниканы сафка бастыруда, язгы-көзге кыр эшләренә әзерләүдә икеләтә җаваплылык, тирән белем һәм тәҗрибә таләп ителә.
Инде яше олыгаеп барса да, Рөстәм Рифкать улы әлеге вазифаны алдагы еллардагы кебек үк бирелеп, зур осталык белән башкара. Кайчандыр, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан гына егет хезмәт серләренә үз чорының легендар инженеры, остазы Марс абый Таҗиевтан өйрәнә.
Хәзер инде ул үзе остаз, яшьләребез киңәш-табышка аңа килә. Һәм Рөстәм абый белгәннәре белән теләп уртаклаша.
Бүгенге цифрлы технологияләр чорында да ул яшьләргә биргесез, күп укый, фән-техника өлкәсендәге яңалыклар белән даими танышып бара, кыскасы, заман сулышын тоеп эшли, яши. Рөстәм абыйның хәләл җефете Рушания ханым да озак еллар дәвамында әлеге хуҗалыкта бухгалтериядә икътисадчы буларак хезмәт куя.
Нет комментариев