Саннар артында -  йокысыз төннәр
Район яңалыклары

Саннар артында - йокысыз төннәр

Быелгы уракта иң мул уңышны “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында җыеп алдылар.

Һәр гектардан җыеп алынган уңыш күләме 36,7 центнер тәшкил итә. Тулаем икмәк җыемы 26161 центнер. Быел баландышлылар арышның һәр гектарыннан - 42,8, тритикаледан - 40, көзге бодайдан - 42, язгы бодайдан - 43 - 49, арпадан - 38, борчактан - 21,5, солыдан - 34 центнер уңыш җыеп алганнар. Әлбәттә, кемдер өчен гап-гади булып саналган саннар артында дистәләгән кешенең йокысыз төннәре, биниһая зур хезмәте ята.

Бу уңыш, беренче чиратта, җитәкченеке, баш агрономныкы һәм һәр эштә теләктәшлек күрсәткән белгечләрнеке, игенче-механизаторларныкы. Урак барышында АКРОС-530 комбайны белән Данияс Гайнетдинов - 13336, Ильмир Галимов - 12825 центнер иген уңышы җыеп алуга ирешкән. Моннан тыш, Ильмир уракка кадәр “Полесье” дип исемләнгән терлек азыгы әзерләү комбайнында да хезмәт куярга да өлгерә.

Әнвәр Мөхәммәтшин исә күпъеллык үлән мәйданнарын егуда зур өлгерлек күрсәткән. Сезон барышында 553 гектарда үләннәрне теземнәргә салган. Алар суктырган икмәкне “КамАЗ” шоферлары - Хәйдәр Нәҗипов, Таһир Гайнетдинов, Илнур Фәсхиев түкми-чәчми амбарга ташыган, эштә өзеклек тудырмаганнар. Кырдан ашлык ташудан тыш, Таһир Гайнетдиновка амбар хуҗалыгында йөртү бурычы да йөкләнгән.

Әлеге егетләр ташыган икмәккә амбар хуҗалыгында беренчел чистартуны Фәнис Гарифуллин үткәрсә, КЗС-20 маркалы ашлык киптерү җайланмасында Илсур Фәттәхов киптергән. Илгиз Фәттахов исә “Петкус” агрегаты белән киләсе ел уңышы һәм сатуга чыгару өчен симәнә әзерләгән.


Нет комментариев