Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдынгыларга сертификатлар тапшырылды

18 апрель көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, алдагы биш көндә иң күп нормо-смена эш башкарган игенче-механизаторларга акчалата премия сертификатлары тапшырды.

Бу көнне акчалата премия сертификатларына Марсель Дәүләтшин, Рәмис Хәнәфиев (“Август - Теләче”ширкәтеннән), Ринад Галимҗанов (“Агролак” ширкәтеннән), Азат Заһидуллин белән Илназ Галимов (”Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан), Альфред Камалов белән Рамил Кәримов  (“Алан” ширкәтеннән),  Айрат Ситдыйков белән Айнур Гайнетдинов (“Игенче” ширкәтеннән) ия булды.

Басу-кырларда йөргәндә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: “Көзге культураларны тырмалау, тукландыру һәм дым каплату эшләре төгәлләнеп килә. Кичекмәстән тулы куәткә чәчү эшләре алып бару зарур. Беренчедән, яз иртә һәм тиз килде. Икенчедән, табигатьтә коры һава хакимлек итә. Шул сәбәпле, басулар да тиз һәм тигез өлгерде, туфрактагы дым көне-сәгате белән кибеп юкка чыгып бара. Синоптиклар да яңгырлар вәгъдә итми. Чәчү эшләрен туфракта дым бар вакытта югары сыйфат белән, кыска срокта башкарып чыгу зарур. Сездән бу мөһим эштә зур оешканлык сорыйм”,  - дип белдерде.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев