Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алгарышка бер адым

15 сентябрь көнне республикада, шул исәптән районда тарихи вакыйга булды.Видеоконференция реҗимында районыбызда сыекландырылган газ заводын һәм Чаллы шәһәрендә - КриоАЗС (ягулык салу станциясен) куллануга тапшыру тантанасы булды.

Объектларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, җаваплылыгы чикләнгән “Топгаз” җәмгыяте генераль директоры Валерий Пантюшев, “РариТЕК Холдинг” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Батыршин, “Криогенмаш” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дмитрий Кузнецов катнашты һәм чыгыш ясады. Алар сыекландырылган газның икътисадый яктан бермә-бер отышлы һәм экологик яктан бик күпкә чиста булуын, республика икътисадында зур алгарыш булачагын билгеләп үттеләр һәм әлеге тармакка якты киләчәк теләделәр. Видеоконференциянең үзәк ноктасы Санкт-Петербург шәһәренең «Экспоцентр» үзәгенә урнаштырылган «РариТЭК Холдинг» акционерлык җәмгыяте стенды булды. Аннары сүз сыекландырылган газ җитештерү заводы белән КриоАЗСны (ягулык салу станциясен) онлайн форматта кулланышка тапшыруга әзер булуларын белдерү өчен Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Чаллы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләховка бирелде.

Алар чыгыш ясаганнан соң республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан объектларны кулланышка тапшыру өчен рөхсәт бирелде. Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хажипов, чараның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, җаваплылыгы чикләнгән “Топгаз” ширкәтенең башкарма директоры Рөстәм Нуруллин фанфаралар астында символик кнопканы бордылар. Шулай итеп, бу көнне республикабызның газ салу инфраструктурасы яңа бер ягулык салу станциясенә һәм сыекландырылган газ җитештерү комплексына тулыланды.

Миллиард ярым сум инвестиция кертелеп төзелгән яңа завод 1,5 тонна сыекландырылган газ җитештерәчәк. Иң сөенечле шул: биредә квалификацияле 25 райондашыбыз үзенә эш урыны тапты. Аларны кабул иткәндә, иң беренче чиратта, нефть һәм газ белгечлеге булган югары, урта техник белемле белгечләргә өстенлек бирелде: ягъни инженер, оператор, электромонтер, электромеханик, автомат контроль-үлчәү җиһазлары слесарьлары, җиһазларны ремонтлаучы слесарь, газ салучы һәм лаборант белгечлекләренә.

С ы е к л а н д ы р ы л г а н газ җитештерү заводы төзелеше республикада пилот проекты булып саналды. Аның нәкъ менә Теләче районында тормышка ашырыла башлавында, ул чактагы муниципаль район башлыгы, Илдус Зариповның өлеше зур булды. Соңгы ике елда бу эшне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов уңышлы дәвам итте. Төзү-монтаж эшләре районның гына түгел, республика җитәкчелегенең дә зур игътибар үзәгендә булды. Мисал өчен, узган ел биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан Републикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булып китте. Завод төзелешенә хәерфатыйха 2018 елның апрелендә җаваплылыгы чикләнгән ”Топгаз” ширкәте җитәкчеләре Теләчегә килгәндә бирелгән иде. Төзелеш исә 2020 елның көзендә башланды. Бу чорда күпмедер җир эшләре башкарылып, төзелеш мәйданчыгы булдырылды, вагон-өйчек куелды, мәйданчыкка вакытлыча электр үткәргечләр сузылды. 2021 елның язында төзелеш эшләре киң колач алды һәм ул бүгенге көнгәчә уңышлы дәвам итте.

Бюджеты миллиард ярым тәшкил иткән инвестицион проектның яртысы җиһаз сатып алуга, аларны кайтаруга һәм монтажлауга тотылган. Биредәге җиһазлар Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә урнашкан ачык типтагы “Криогенмаш” акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән. Монтажлау эшләрен дә әлеге оешма белгечләре һәм эшчеләре башкарды. Завод үзе төрледән-төрле компрессорлар, чистарту корылмалары җыелмасыннан һәм административ бинадан гыйбарәт. Биредә җитештереләчәк сыекландырылган газ ерак юлларга йөрүче йөк машиналары һәм республикабыз кырларында хезмәт куячак егәрлекле тракторлар өчен җитештереләчәк. Шунысы игътибарга лаек, әлеге проектны тормышка ашыруда без - теләчелеләр, Татарстанда беренче булып тотынсак та, Россиядә әлегедәй заводлар байтак. Ягулык салу станцияләре Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсеннән башлап, ерак Себергә кадәр дәвам итә.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Эльмира Котдусова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев