Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алгы сафта

Илебездә өлешчә мобилизация игълан ителеп илне саклау бурычы килеп баскач, күпләр якыннарын уйлап, үзләре теләп хезмәткә китте. Алар арасында Сауш авылыннан Марат Хуҗин да бар.

Армия хезмәтенә дә үзе теләге белән китеп, яхшы гына хезмәт итеп кайта. Сельхозхимия оешмасында шофер булып эшли. Соңрак контракт төзеп Тажикстанда була. Әтисе Әфганстан ветераны булган Маратта балачакта кемгәдер ярдәм итү, коткару уе була.

Тормышыбызга зур сынау килгәч, ул озак уйламыйча, контракт төзеп кайнар ноктага китә. Кыены якыннарын калдырып китү була. Югары Мәтәскә кызы Алия белән өч елга сузылган дуслыклары олы мәхәббәткә әйләнә, яшьләр гаилә кора. Ул шәфкать туташы булып эшләүче Алия янына авырып китү сәбәпле кергән була. Беренче күрүгә ошаган кызны, күз угыннан ычкындырмый, үзенә каратырга җаен таба. Гаиләне тулыландырып кызлары Нәргизә дөньяга килә. Бәхетле әти-әни ана карап алга атлый, үзләренең ояларын коралар.

Хәрби операциянең беренче көннәрендә гаилә башлыгының якыннары белән алтышар ай элемтәгә керә алмаган вакыт лар күп була. Тормыш юлдашы бар авырлыкларны аңлап, кызына таяныч булып, сабыр гына якынын көтә. Алты ай узгач ул якыннары янына кайта. Бу инде Алия, кызы Нәргизә, якыннары өчен зур сөенечле вакыйга була. Әтиләре кайткач кайда барасын, нишлиселәрен санап көтәләр. Мөмкинлек булу белән Марат кызы Нәргизә белән сөйләшә. “Кызым белән күбрәктә сөйләшәмдер әле, якыннарым бар кыенлыкларны оныттыра. Зарланмыйм, хезмәт итү шартлары алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырды. Җимерек, буш калган өйләрне рәтләп шунда яшибез. Ашарга, эчәргә бар. Тизрәк илләр тынычлансын. Татарстан егетләре күп. Гуманитар ярдәмне дә еш алып киләләр.

Якташыбыз Фәнил Әхмәтвалиевка, райондашларыбызга мөмкинлектән чыгып олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Фәнил килгәч хәлләрне сораша, туган як хәбәрләрен җиткерә. Бер сүз белән әйткәндә булдыра торган, молодец кеше. Ул килеп киткәч, яңа көч-куәт алабыз. Үзенең изге гамәлләре үзенә кире әйләнеп кенә кайтсын”, - диде Марат сөйләшү барышында. Хәрби зонада шофер булып хезмәт итүче Марат Хуҗин илне саклаудан курыкмаска чакыра. Сабыр, тыныч булыйк, барысы да яхшы булыр дип өметләнә. Амин диясе генә килә.

Аралашу барышында нидән булса да зар-моң белдермәде. “Кеше өчен җавап бирә алмыйм, үзем өчен зарлана алмыйм. Якыннарым сау-сәламәт булсын, үзебез исән-сау йөрик”, - диде ул. Әлеге урында исә барлык хезмәттә булучыларның да тиз арада якыннары янына кире, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Ә без үз чиратыбызда ничек ярдәм итә алабыз, шулай булышсак иде. Авыр чакта якыннарына җылы караш та зур ярдәм бит. Ә ярдәм беркайчан да артык була алмый.

Алия бу атнада кире сөйгәнен кабат хәрби операциягә озатачак. Аерылышуларның авырлыгын ул үзе генә белә. Нык ихтыярлы, сабыр ханым тормыш иптәше, кызы алдында күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Кызына терәк булып, кабат күрешүләрне көтеп, көннәрне саныйлар.

Эльмира Котдусова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев