Алтын көздә калдыр...
Якташыбыз иҗаты
Алтын көздә калдыр әле, зинһар,
Мин әлегә көзләр халәтендә.
Сары-кызыл яфраклары белән
Бөтерелим җилләр канатында.
Мин көзләрдә калыйм әле бүген,
Торналарга яулык болгап калыйм.
Юмарт көзнең алтын алмаларын
Алларыма җыеп бер куаныйм.
Көзләремдә генә калдыр әле мине,
Моң түшәлгән сукмаклардан үтим.
Киек кошлар күктә тибрәлгәндә
Мин аларны ничек ялгыз итим.
Күзәтим бер көзләремдә калып
Баланнарны кырау үпкәнен.
Каеннарның сары толымнарын
Тарый-тарый җилләр сүткәнен.
Алтын көздә калдыр мине, зинһар,
Гомер агышларын саныйм әле.
Көз түшәгән сукмакларым буйлап
Көздән моңнар тыеп калыйм әле. (Дания Гайнетдинова)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев