Әни кайтты кебек өйләргә...
Якташларыбыз иҗаты.
Әни кайтты кебек өйләргә
Чәйләр эчәм кичен искә алып
Җиләк салган әни чәйләрен.
Әй сагынам әни белән бергә
Җир җиләге җыйган җәйләрем.
Урман читендәге аланлыкка
Күпме бардык икән җиләккә!
Ярышкандай бергә әнкәй белән
Җиләк тутырабыз чиләккә.
Җиләк җыйган чакта искә ала
Әни үзенең яшьлек елларын.
Әкрен генә авыз эчләреннән
Көйләп ала моңсу җырларын.
Үлән арасына кырын ятып
Ял итәргә вакыт табабыз.
Кесәдәге чәйне тәмләр өчен
Җир җиләге өзеп кабабыз.
Кайтыр юлга чыккач тукталабыз
Тагын таныш чишмә янына.
Чиләкләрне каплап яулык белән
Кузгалабыз авыл ягына.
Юлның тузанына төшеп кала
Икәү салган аяк эзләре.
Күрсәң иде, сөенечтән безнең
Бәхет баскан көләч йөзләрне!
Самавырны ничә кабат әби
Яңартадыр безне көткәндә.
Кайтып керә идек кош тоткандай,
Кояш баш турына җиткәндә.
Җиләк салып әби чәйләр ясый,
Без сөйлибез ниләр күргәнне.
Кайсы тирәләрдә, кемнәр белән
Бүген җиләк җыеп йөргәнне...
Тамак төпләремдә тора кебек
Җир җиләкле чәйнең тәмнәре.
Әби белән булган, әни белән
Бу тормышның бөтен ямьнәре.
Урманнарда җиләк җыйган чаклар
Калды бары сагынып сөйләргә.
Җир җиләге белән чәйләр эчтем -
Әни кайтты кебек өйләргә.
Дамира Миннебаева, Теләче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев