Әниләрне зурладылар
Бүген «Маяк» кафесында якынлашып килүче әниләр бәйрәме уңаеннан «Мин бәхетле, янәшәдә фәрештәдәй әнием булганда» дип исемләнгән кичә узды.
Өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга чакырылган райондашларыбызның әниләре, якыннары җыелды. Аларга сабырлык теләп, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов бәйрәм белән тәбрикләде. Бу көнне әниләр адресына бик күп җылы сүзләр, шигъри юллар әйтелде, үзешчәннәр яраткан җырларын бүләк итте.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев