Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Артистлар күп булачак

11-13 июнь көннәрендә республикабыз районнарында, шул исәптән безнең Теләчедә дә милли бәйрәмебез Сабантуйлары гөрләячәк.

11 июнь көнне район үзәге Теләчедә булачак Сабантуйда якташларыбыз - Татарстан Республикасының һәм Россия Федерацияcенең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Венера Ганиева, музыкант, композитор, Татар стан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Фәрит Хатыйпов, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов, якташларыбыз - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Фатхуллин белән Харис Хөснетдинов һәм Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле артистлары чыгыш ясаячак.  Билгеле инде, районыбызның төп Сабантуен милли көрәштән, ат чабышларыннан һәм халкыбызның милли уеннарыннан башка күз алдына да китереп булмый.

Моннан тыш, елга бер генә үткәрелә торган бәйрәмдә төрле спорт уеннарына, районыбыз сәнгать осталары чыгышына, җыр-бию, нәфис сүз осталары бәйгесенә урын түрдән булачак. Шунда ук Сабантуй лотереясы да уйнатылачак, янәшәдә генә зур сәүдә рәтләре гөрләячәк.

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Елның иң күңелле, гүзәл вакыйгаларының берсе - Теләче Сабантуена рәхим итегез. Кайтыгыз, килегез, кызык булачак.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев