«Асылташлар» бәйгесе узды
Район яңалыклары

«Асылташлар» бәйгесе узды

Гаилә елы кысаларында, бүген, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы, мәгариф бүлеге белән берлектә, “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды.

Бәйгенең максаты - үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел өченче тапкыр үткәрелде.

- Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр, күркәм гаиләләр матур чыгышлары белән таң калдырдылар.  Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды, – дип хәбәр итте безгә оештыручылар. 


Нет комментариев