Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ат сыны - “Игенче”дә калды

Бүген, ягъни 22 февраль көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян - фермер хуҗалыкларының терлекчелек тармагында гыйнвар аенда куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.

 Киңәшмәдә көн тәртибенә каралган темалар буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары - Резеда Фәрхуллина  белән Илфар Баевлар чыгыш ясады. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Соңыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында икътисадый күрсәткечләр буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхинга мактаулы приз - Ат сыны, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты,  ширкәт терлекчеләренә исә җылы одеаллар тапшырылды.  Исегезгә төшерәбез, “Игенче” ширкәтенең  уңган терлекчеләре мәгълүм рейтингта декабрь аенда да беренче урынны яулаганнар иде.

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев