Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Август киңәшмәсе: нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде

- Бүгенге очрашуда, рәсми чыгышлар, бәлкем, кирәк тә булмагандыр. Чөнки видеороликта барысы ачык күрсәтелде: ирешкән уңышлар да, алдагы бурычлар да. Район укытучылары тарафыннан аз хезмәт куелмаган. Кайсы гына юнәлешне алмыйк, зур эш башкарылган. Шунысы сөендерә, район укучылары мәктәп олимпиадаларында актив катнашалар. Аларның әлеге бәйгедә 24 призлы урын яулаулары һәм күпчелек чыгарылыш сыйныф укучыларының югары уку йортларына керүләре әнә шул хакта сөйли, - дип белдерде 24 август көнне район мәдәният йортында узган район укытучыларының август киңәшмәсендә чыгыш ясаган республиканың һөнәри компетенцияләр Үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Ел саен август азагында үткәрелә торган традицион чара муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән рәсми вәкил - Эмиль Гобәйдуллинның мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәт коллективлары тарафыннан зур тырышлык белән әзерләнгән экспозицияләр карау белән башланып китте. Аларның күбесе быел билгеләп үтелә торган Цифрлаштыру, Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау, Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә -1100 тулу елы кебек күренекле  даталарга багышланган иде. 

Киңәшмәдә катнашучыларны укытучыларның еллык эшчәнлеге белән (анда оешма-предприятие җитәкчеләре белән авыл җирлекләре башлыклары да катнашты - Ф.Н.)  район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова таныштырса,  аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Вахитова -  “Тәрбия - цифрлаштыру шартларында заманча мәктәпнең өстенлеге”, Үзәк урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Валентина Чернова “Сайлау иреге шартларында һөнәри үзбилгеләнеш” дигән темаларга доклад белән чыктылар. 

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов  үзенең чыгышында  мәгариф өлкәсендәге надзор оешмаларның мәгълматларын китерде. 

Азактан хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр, күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының, Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мисал өчен, бу көнне Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.  Шулай ук быел хезмәт юлын башлап җибәрәчәк яшь педагогларга да җылы теләкләр әйтелде, хезмәт кенәгәләре,  истәлек бүләкләре бирелде. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев