Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Август Теләче» дә дәүләт техник карау үткәрелде

13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Август Теләче» хуҗалыгында тракторларга һәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Техниканы карауга барлыгы 27 трактор, 9 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның һәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

     Техникага куелган таләпләр һәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.   Һәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) һәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

     Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар һәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе - Баев И.Р., Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык житәкчесе һәм белгечләре катнашты.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев