Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Автосәяхәтләр - ял итүнең гаилә форматы буларак уңайлы

Автосәяхәтләр өчен 2023 елда иң популяр юнәлешләр арасында Татарстан 16 нчы урында булса, 2025 елда ул өченче баскычка күтәрелгән. Бу М-12 магистрале барлыкка килү белән бәйле. Димәк, бу тармакның потенциалы бик зур. Шул ук вакытта автосәяхәтчеләр өчен туристлык инфраструктурасы булу да мөһим.

Автосәяхәтләр җәмәгать транспортына бәйле булмавы белән уңайлы. Юлда барганда  планнарны үзгәртергә, кызыклы урыннарда тукталырга һәм яңа маршрутлар буенча киткәргә,  үз автомобилеңдә уңайлы атмосфера тудырырга, яраткан җырларыңны тыңларга һәм кирәк булганда тәнәфесләр ясарга мөмкин. Өстәвенә, мондый сәфәрләр елның теләсә кайсы вакытында уңайлы, ә бөтен гаилә белән барсаң, еш кына алар арзанга төшә.

Сүз уңаеннан, россиялеләрнең күбесе автосәяхәтләрне ял итүнең гаилә форматы буларак карый. Әйтик, сораштырылучыларның 62% ы мондый сәфәрләрне үз пары белән үткәрә, 43% ы үзләре белән балаларны ала, ә 33% ы – гаиләнең башка әгъзаларын. Мондый мәгълүматлар «Милли приоритетлар» АНО, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм НАФИ аналитик үзәге тарафыннан 2025 елның сентябрь-октябрендә үткәрелгән «Россия буенча Автосәяхәтләр» тикшеренүендә бар.

Сылтама буенча Татарстан картасындагы популяр нокталар белән танышырга мөмкин https://russpass.ru/?tab=event&destination=5d08e36dad3a9a001701b95d.

Әлеге кампаниянең бурычы - россиялеләрне иң уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык ял форматы буларак автосәяхәткә илһамландыру. Аны ешрак ял көннәрендә кыска сәфәрләр өчен генә түгел, озын ял өчен дә сайлыйлар.  Сәяхәт итәбез.рф  милли туристлык порталы Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш буйлап 130 дан артык автомаршрут юлларын тәкъдим итә.

Автосәяхәтләр   2025 елдан гамәлгә ашырыла башлаган  «Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев