Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл йөзе – кешеләрдә

Бүген сүзем – Күкчә авылы хакында. Авыл Тәмтебаш елгасы янында, район үзәге Теләче авылыннан 6 км ераклыкта урнашкан.

XVIII-XIX гасырларда авыл халкының төп шөгеле булып игенчелек, терлек асрау торган булса, хәзерге вакытта алар кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга Стела куелган.

Беренче чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, XX гасыр башында авылда мәчет (1862 елдан) һәм мәдрәсә эшләгән. Имамхатибы Мөхәммәтсафа Хәйбуллин була. Аны 1889 елда улы Габделгазиз Мөхәммәтсафин алыштыра. Мәчет манарасын 1935 елда кисеп төшерәләр. Әлеге бина берничә ел контор хезмәтен үти.Сугыш вакытында кибет тә булып тора. Күкчә авылында да 1998 нче елда яңадан азан тавышы яңгырый. Бу зур изге эшне шушы авылда туып үскән Хәкимов Хәмит Габделхәй улы башкара - мәчетне торгызуда аның ярдәме бик зур була. Авылдашлары бик рәхмәтле аңарга. Халык санын алу мәгълүматлары буенча, 1908 елда авылда 800 йөздән артык кеше яшәгән. Соңгы елларда авыл халкы саны акрынлап кимеп, бүгенге көндә инде ул 170 кеше генә тәшкил итә...

Тулырак район газетасында.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев