Авыл кешеләре белән ямьле
Сөмия апа Зарифҗанова үзенең көннәрен хезмәттән башка күз алдына китерә алмый. Гомер буе хезмәттә булган ханым, лаеклы ялда булсада хезмәттә. Бүген ул Олы Мишә крестьян фермер хуҗалыгында контролёр вазыйфасында.
Арча районы Казанбаш авылы кызы Сөмия апа да бәхет эзләп Казанга чыгып китә. Мехлар эшкәртә торган заводта 10 ел гына эшләп лаеклы ялга чыга. Авыр хезмәт булса да зарланмый. Ул башкара торган буяу эшенә алынырга теләүчеләр сирәк була.
Районыбыз егете Рөстәм уңганбулган кызны бик тиз күреп ала. Яшь гаилә тормыш сукмаклары буйлап бергәләп атлый. Рөстәм абый да шахтада эшли, шофер хезмәтен дә башкара. Рөстәм абыйны туган яклары үзенә тарта, алар Теләчегә кайтып урнаша, Сөмия апа сөт-май заводында эшли. Сыр, май ясау остасына әйләнә. Вамин системасында сакчы хезмәтендә дә эшләргә туры килә, нинди генә эш булса да, яратып, җиренә җиткереп башкара.
Ике кыз үстерәләр. "Яшьләргә сабырлык, тырышлык телим. Хезмәтне ярату, тормышта һәрчак булыша. Эшкә килгәч, авыруларны уйлап торырга вакыт калмый", - диде.
Җитезлеккә аңа сокланырга гына кала. Заманында ОКА машинасында йөри башлаган ханым бүген чит ил машинасында җилдерә. Ике ел элек Югары Саурыш авылында үз көчләре белән йорт җиткезгәннәр. Тавык-чебеш, атлар асрап көн итәләр. Әлеге гаилә үз тырышлыклары нәтиҗәсендә матур тормыш көтә. Бернидән зарланмыйлар, уфтанмыйлар. Тормышның уңай якларын, әйләнә-тирәбезнең матурлыгын күрү аларга яшәү көче өсти.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев