Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл күрке – мәчет

Авыл халкы гомер-гомергә тирән белемле һәм дингә ышанучан булган, һәр татар авылында мәчетләр, ә алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр эшләп килгән. Аларда яшь буын тәрбия дә, белем дә алган.

1937 елга кадәр  Сауш авылында ике мәчет була. Бу вакытта авылда 103 хуҗалыкта 347 ир-ат, 355 хатын- кыз көн иткән.

Авыл уртасына салынган мәчетнең  манарасы киселеп клуб итәләр, икенче мәчетнең манарасы киселеп, өстәмә бура өстәп мәктәп итеп үзгәртелә.  Бу биналардан авылыбыз халкы күп еллар файдалана. Бүгенге көндә алар урынына яңа  биналар төзелгән.

1998 нче елларда авылыбызга мәчет кирәклеге турында сөйләшүләр, фикерләр туа башлый. Шул елның 15 мартында имам-хатыйп булып Сираҗетдинов Йосыф Касыйм улы сайлана. Шушы ук елда Финанс Министырлыгында һәм Дәүләт теркәү палатасында мәчет төзү рөхсәте алына.  Саклык банкында счет ачыла, мәчетнең  печате эшләнелә.  Мәчетнең  уставы, проекты һәм сметасы төзелә. Үзәк узидарә советы башлыгы Шәйдуллин А.Р. тарафыннан авылыбызга мәчет төзер өчен җир кишәрлеге бирелә. Теләче район советының баш архитекторыннан мәчет салырга рөхсәт алына.

Мәчет салуда Госман хәзрәт Исхакыйның, Гобәйдуллин Әгъзам Самат улының булышлыклары бик зур була.  Газ керткәндә авылыбыз тумасы Шигапов Тәлгатъ Баһаветдин улы зур булышлык күрсәтә. Мәчетнең зур ае Сәйфетдинов Марат Мөхәммәтгали улы булышлыгы белән, кечерәк алтын ай  авыл халкыннан җыелган акчага алына.

2002 елда мәчет төзелеп бетә. Мәчетнең аен кую һәм мәчет ачу тантанасы 2003 елның 24 гыйнварендә була. Бу тантанада мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Ильяс хәзрәт, Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы, Низамов Илдар Мөхәммәт улы, акдемик Сиразетдинов Тәлгать Касыйм улы, районыбызның мөхтәсибләре, Казан һәм башка шәһәрләрдән, районнардан, авылардан бик күп мөхтәрәм кешеләр җыела.

Хәлил улы Шамил, (кияүләре) Самат улы Әгъзәм мәчет салу эшенә күп көчләрен куйган өчен авылыбыз мәчетенә  “Хәлил” исеме бирелә.

Бүгенге көндә дә мәчетебез тулы көченә эшләвен дәвам итә. Авылыбызның имам вазифасын 2012 елдан Сәйфетдинов Марат Ислам улы башкара.

Ураза вакытларында, Корбан һәм башка бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә һәм  һәрдаим  авылыбыз мәчетеннән яңгыраган азан авазлары күңелләрне сафландыра. Авылыбызда мәчетебез торгызылгач, авыл халкы  күпләп мәчеткә җомга намазларына йөри башладылар. Күңелне иң сөендергәне шул: намазга йөрүчеләр арасында яшьләрнең саны арта, бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларның да мәчетләргә бик теләп киләләр.  Күңелендә иман нуры булган, күңеленә җан тынычлыгын ислам диненнән тапкан балалар тарафыннан киләчәктә дә бары тик яхшы эш-гамәлләр генә кылыныр дип ышанасы килә. Дин һәрвакытта  бары яхшылыкка гына өнди.  Халкыбыз дингә тартыла, монда, һичшиксез, мәчетләребезнең роле бәяләп бетермәслек зур.

Резедә Сайфутдинова, Сауш авылы китапханәчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев